Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында ике ир-ат руль артына исерек хәлдә утырганнар

Районның җәмәгать суды автомашина белән аек булмаган хәлдә идарә иткән ике якташыбызның эшен тикшерде.

Полиция хезмәткәрләре Чирмешәндә яшәүче Василий Скворцовның  автомашинасын район үзәген әйләнеп уза торган юлда туктатканнар. Ул руль артына алкоголь кулланган  хәлдә утырган. Моны алкотектор да дәлилли. 

Күтәмә авылында яшәүче Артем Ульмов та алкоголь кулланып транспорт белән идарә иткән. Автоинспекторлар аның автомашинасын  Күтәмә һәм Түбән Кәминкә авыллары арасындагы кыр юлында туктатканнар.

Әлеге якташларыбыз үз гаепләрен танып, кылган гамәлләре өчен үкенгәннәр.

Суд  гаеплеләрнең икесенә дә 30шар мең сум штраф җәзасы биргән һәм аларны бер ел ярымга  автотранспорт йөртү  хокукыннан мәхрүм иткән.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән  бирделәр.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев