Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә җәяүлеләр юлында 17 яшьлек укучы кызны бәрдергәннәр

Юл - транспорт һәлакәте кичке сәгать алтыда Чирмешән лицее янындарак, юл чатында була. 32 яшьлек ир-егет идарә итүче "Фиат Албеа" автомобиле җәяүлеләр юлында 11 класс укучысын бәрдергән. Бәхеткә, кыз бала исән, ләкин тән җәрәхәтләре алган, аны район үзәк больницасына озатканнар. -Машина йөртүче, үзе әйтүенчә, кызны күрмәгән, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең...

Юл - транспорт һәлакәте кичке сәгать алтыда Чирмешән лицее янындарак, юл чатында була. 32 яшьлек ир-егет идарә итүче "Фиат Албеа" автомобиле җәяүлеләр юлында 11 класс укучысын бәрдергән. Бәхеткә, кыз бала исән, ләкин тән җәрәхәтләре алган, аны район үзәк больницасына озатканнар.

-Машина йөртүче, үзе әйтүенчә, кызны күрмәгән, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров. - Дөрестән дә, бу тирәдә караңгы, яктырткычлар янмый, әмма әлеге факт машина йөртүчене җаваплылыктан азат итми. Мәгариф учреждениесе янында яктырткчылар булмаганы өчен , җаваплы кешеләргә карата да чара күрәчәкбез. Гомумән, юлларда игътибарлы, машина йөртүчеләр, җәяүлеләр дә бер-беребезгә карата ихтирамлы булыйк, юлда йөрү кагыйдәләрен бозмыйк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән юл хәрәкәте бәрдергәннәр укучы кызны җәяүлеләр юлында 17 яшьлек