Чирмешәндә җәяүлеләр юлында 17 яшьлек укучы кызны бәрдергәннәр
Юл - транспорт һәлакәте кичке сәгать алтыда Чирмешән лицее янындарак, юл чатында була. 32 яшьлек ир-егет идарә итүче "Фиат Албеа" автомобиле җәяүлеләр юлында 11 класс укучысын бәрдергән. Бәхеткә, кыз бала исән, ләкин тән җәрәхәтләре алган, аны район үзәк больницасына озатканнар.
-Машина йөртүче, үзе әйтүенчә, кызны күрмәгән, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең...