Чирмешәндә “Тоннель” операциясе уза
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы 26 октябрьдә район үзәгендә кабат "Тоннель" операциясе узачак. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр руль артындагыларның юлда кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәүләрен тикшерәчәк. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин әйтүенчә, әлеге чара иң беренче чиратта юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу очракларын, руль артына йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән...
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
26 октябрьдә район үзәгендә кабат "Тоннель" операциясе узачак.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр руль артындагыларның юлда кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәүләрен тикшерәчәк. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин әйтүенчә, әлеге чара иң беренче чиратта юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу очракларын, руль артына йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яисә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утыручыларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Шулай ук куркынычсызлык каешларын такмаучылар да аерым игътибарда булачак.
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев