Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә машина йөртүче җәяүлене күрмәгән

Күтәмә авылы янындагы фаҗигале хәл - бер ир-атны автомашина бәрдерүе хакында язган идек инде. Юл һәлакәтендә Лашман авылыннан булган бу җәяүленең гомере өзелә. Кем белә, әгәр мәрхүмнең өстендә ут кайтаргыч элементлар, я утта чагылучы шундыйрак кием булса, бәлки мондый бәхетсезлек килеп чыкмас та иде. Һәрхәлдә автоинспекторлар шулайрак, ди. Юл фаҗигасе...

Күтәмә авылы янындагы фаҗигале хәл - бер ир-атны автомашина бәрдерүе хакында язган идек инде. Юл һәлакәтендә Лашман авылыннан булган бу җәяүленең гомере өзелә.

Кем белә, әгәр мәрхүмнең өстендә ут кайтаргыч элементлар, я утта чагылучы шундыйрак кием булса, бәлки мондый бәхетсезлек килеп чыкмас та иде. Һәрхәлдә автоинспекторлар шулайрак, ди. Юл фаҗигасе кичке унынчыларда булган. Караңгылык аркасында машина йөртүче җәяүлене күрмичә кала.
-Юл йөрү кагыйдәләре буенча, караңгыда торак пунктлар читендәге юлга чыкканда, җәяүле транспорт чаралары йөртүчеләре күрерлек ут кайтаргыч элементлар тагарга, яисә шундый кием кияргә бурычлы. Бу торак пунктларда да киңәш ителә, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Караңгы вакытта якын арадагы - ближний фаралар белән барганда, машина йөртүче җәяүлене 50 метрлардан күреп ала. Әгәр инде ут кайтаргыч булса, бу ара 200 метрга кадәр арта, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ автомашина