Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә әлегәчә җәйге тәгәрмәчләрен алмаштырмаучы автомобильчеләр очрый

Менделеевск районында узган атнада берничә кешенең гомерен өзгән бик фаҗигале юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Алабуга -Ижевск автоюлының 17 нче километрында 42 яшьлек Удмуртия кешесе ВАЗ 2109 автомобилендә, һава торышының катлаулы булуына карамастан (ул көнне юеш кар ява, юлларны да чистартып өлгерәлмиләр), тизлек режимын боза. Нәтиҗәдә автомобиль зур тизлектә каршы як...

Менделеевск районында узган атнада берничә кешенең гомерен өзгән бик фаҗигале юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.


Алабуга -Ижевск автоюлының 17 нче километрында 42 яшьлек Удмуртия кешесе ВАЗ 2109 автомобилендә, һава торышының катлаулы булуына карамастан (ул көнне юеш кар ява, юлларны да чистартып өлгерәлмиләр), тизлек режимын боза. Нәтиҗәдә автомобиль зур тизлектә каршы як полосага чыга һәм Вольво автовозына бәрелә. Зур автовоз "тугызлы"ны кабат үз полосасына этеп чыгара һәм анда ВАЗ 2109 Хундай - Солярис автомобиле белән дә бәрелешә. Кызганыч, машина хуҗасы һәи аның ике пассажиры шунда ук һәлак булалар. Икенче көнне хастаханәдә тагын бер пассажирның гомере өзелә. Ә бит пассажирларның берсенә нибары 19 яшь, икенчесенә - 22, өченчесенә 24 яшь булган... Авариядән соң автомобиль тәгәрмәченең протектор биеклеген үлчәп карыйлар, ә ул 1 миллиметрдан да азрак булып чыга! Кыскасы, тәгәрмәчләр шомарып беткән, аларда шиплар калмаган.

Бу әле бер мисал гына, ә бит республика юлларында дистәләгән, йөзләгән кешенең гомере чикләнә яки алар гарипләнәләр. Кышкы аварияләрнең сәбәпләре тикшерелгәннән соң, күп очракта автомобиль тәгәрмәчләренең шиплары тузган булуы ачыклана.

-ЮХИДИ инспекторлары тәгәрмәчләрнең нинди хәлдә булуына игътибар итәргә тиеш, - ди ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров. - Без автомобиль хуҗаларын бу турыда кисәтәбез. Ләкин кайбер машина йөртүчеләр шулкадәр битарафлык күрсәтәләр, әлегәчә район юлларында җәйге тәгәрмәчләр яки шомарып беткән кышкылар белән йөрүчеләр очрап тора. Алар бит үз гомерләрен генә түгел, якыннарыныкын да куркыныч астына куюларын аңларга тиешләр. ЮХИДИ хезмәткәрләренең Көпчәкле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында техник регламент таләпләрен бозган автомобильләрне юлга чыгудан тыю хокукы да бар. РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.5.1 маддәсе буенча моның өчен 500 сум штраф каралган. Шуны аңлагыз- шипсыз тәгәрмәчләр сезне упкынга илтәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined