Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә исерек машина йөртүчене туктату өчен корал кулланганнар

ЮХИДИ инспекторларына Күтәмә юл чатында үз таләпләренә туктамаган "десятка"ны куып китәргә, аны тоткарлау вакытында хәтта автомашинаның алгы тәгәрмәченә атарга туры килгән. Аның йөртүчесе, 17 яшьлек егет правасыз, өстәвенә исерек тә булып чыга. -Төнге берләр тирәсендә, ул безнең таләпкә буйсынмыйча, Кузайкино ягына таба бик кызу китеп барды. Аннан Югары Кәминкә борылышында...

ЮХИДИ инспекторларына Күтәмә юл чатында үз таләпләренә туктамаган "десятка"ны куып китәргә, аны тоткарлау вакытында хәтта автомашинаның алгы тәгәрмәченә атарга туры килгән. Аның йөртүчесе, 17 яшьлек егет правасыз, өстәвенә исерек тә булып чыга.

-Төнге берләр тирәсендә, ул безнең таләпкә буйсынмыйча, Кузайкино ягына таба бик кызу китеп барды. Аннан Югары Кәминкә борылышында кире борылып, Яңа Элмәле уңаена узды. Ничә тапкыр, кат-кат, туктарга кушсак та, тыңламагач, ахыр чиктә машинаның алгы көпчәгенә утлы коралдан атарга мәҗбүр булдык. Тишелгән көпчәге белән Яңа Элмәледәге йортларына кадәр барды ул. Аны шунда тоткарладык. Егетнең машина йөртүче таныклыгы юк, өстәвенә ул исерек тә иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.
Кагыйдә бозучыга хәзер 10-15 тәүлеккә кулга алыну, яки 30 мең сум штраф яный. Полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмаган өчен дә административ җаваплылык каралган. Әле тагын правасы булмаган яшүсмергә машина биргән өчен әтисенә 30 мең штраф яный. Шуның өстәвенә эвакуатор хезмәте өчен 1400 сум һәм штраф-стоянка өчен түлисе. Соңгысының бәясе - тәүлегенә 1500 сум. Әти-әниләргә балигъ булмаганнар эшләре бунча комиссиядә дә җавап тотасы булачак. Төнге сәяхәт кыйммәткә төшкән кыскасы.
Иске Элмәледән "Калина" хуҗасына да акча янчеген бушатырга туры килә. Исерек хәлдә машина йөртүчене иртәнге тугызда Чирмешәндә, Юбилейная урамында туктаталар. Ул да хәзер 30 мең сум штраф түләячәк, ел ярымга яки 2 елга правасыз калачак .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юл хәрәкәте машина йөртүче