Машина йөртүче тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында исерек килеш машина йөртүчегә юл ябык
ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атнада, кичке буйда туктаткан ике машина йөртүче аек булмаганнар. Икесенең дә автоинспекторларга мондый хәлдә беренче генә "эләгүләре" түгел икән. Кара Чишмәгә иптәше янына килгән Әлмәт районы кешесе хәмер кулланган була. Хәзер әлеге "ундүртле" хуҗасына 30 мең сум штраф, ел ярымга яки елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү...
-
Чирмешәнлегә әтисенең "шестеркасы" бик кыйммәткә төшкән
Ноябрь башында юл инспекторлары руль артына машина йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган ике кешене тоткарлаганнар. Хәзер алар шактый зур штрафлар түләргә тиеш була. 3 ноябрь көнне, кичке 11нче яртыларда ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешән урамында бер "алтылы"ны туктата. Аның йөртүчесе - 17 яшьлек егет, правасы булмаса да, әтисенең автомашинасы белән идарә иткән....
-
Чирмешәндә исерек йөртүче авария ясый
Чирмешәндә булган юл һәлакәтендә ике автомобиль зыян күргән. Исерек хәлдәге машина йөртүче үзе вак-төяк җәрәхәтләр генә алган. Һәлакәт 16 октябрь көнне кичке алтынчы яртылар тирәсендә, Чирмешән эчендәге күпердә була. Үзәктән Амур ягына хәрәкәт итүче ВАЗ-21110 (унлы) зур тизлектә барып, юл читендә, бензины бетеп туктап калган "Газель"га килеп бәрелә. Бәхеткә, "Газель"...
-
Чирмешәндә исерек машина йөртүчене туктату өчен корал кулланганнар
ЮХИДИ инспекторларына Күтәмә юл чатында үз таләпләренә туктамаган "десятка"ны куып китәргә, аны тоткарлау вакытында хәтта автомашинаның алгы тәгәрмәченә атарга туры килгән. Аның йөртүчесе, 17 яшьлек егет правасыз, өстәвенә исерек тә булып чыга. -Төнге берләр тирәсендә, ул безнең таләпкә буйсынмыйча, Кузайкино ягына таба бик кызу китеп барды. Аннан Югары Кәминкә борылышында...
-
Чирмешәндә өч көндә өч исерек шофер тоткарланган
Узган атна азагында район территориясендә исерек килеш руль артына утырган өч машина йөртүчене туктатканнар. 5 февральдә район үзәгендәге Нагорная урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре кичке алтылар тирәсендә туктаткан җиңел машина белән идарә итүче 1961нче елда туган ир-ат, Лашман кешесе, руль артына салган килеш утырган. 6 февральдә Чирмешәнгә Югары Чегодайдан машина белән килгән...
-
Чирмешән юлларында исерекләр кимеми
Юлның әле бер, әле икенче ягыннан "уйнап" баручы шикле машина хакында автоинспекторларга машина йөртүчеләр үзләре хәбәр иткән. Инспектолар аны кичке алтылар тирәсендә Чирмешәнгә кергәндә туктаталар. Баксаң, "шестерка" хуҗасы "төтен" исерек булып чыга. Ходай саклагандырмы, бәхеткә, юлда андый-мондый хәл булмаган. Икенче көнне Саминовка янында тагын берәү эләгә. Анысының Чирмешәннән кунактан кайтуы....
-
Чирмешәннән исерек килеш машина йөртүче төрмәдә утыра
Кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәтендә гаепле Сергей Шәйхетдинов ике елда алты айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Чирмешәндә яшәүче 31 яшьлек Сергей Шәйхетдинов 18 апрель көнне иртәнге сәгать алты тирәсендә район үзәгеннән Казанка ягына бару юлында "Шевроле - Нива" машинасында каршы якка чыга һәм дүрт кеше утырган "Жигули" машинасына килеп бәрелә....