Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә исерек килеш машина йөртүчеләргә якты чырай күрсәтмиләр

Гыйнвар аенда гына да район территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче җиде машина йөртүче ачыкланган, шуларның өчесе йөртү таныклыганнан мәхрүм ителгән килеш, кабат руль артына утырганнар, алай гына да түгел - өчесе дә исерек булган. Чирмешәндә эшләп йөрүче Чистай кешесе үзе исерек булгач, машинасы белән идарә итүне иптәшенә...

Гыйнвар аенда гына да район территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче җиде машина йөртүче ачыкланган, шуларның өчесе йөртү таныклыганнан мәхрүм ителгән килеш, кабат руль артына утырганнар, алай гына да түгел - өчесе дә исерек булган.

Чирмешәндә эшләп йөрүче Чистай кешесе үзе исерек булгач, машинасы белән идарә итүне иптәшенә тапшырган, ә анысы, шул ук хәлдә руль артына утыра. Өстәвенә, аның әле күптән түгел генә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәне ачыклана. Хәзер инде суд аңа карата катгыйрак чара күрәчәк, иптәшенә дә, машина белән идарә итүне башка кешегә тапшырган өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

Юл хәрәкәте инспекторлары шушы көннәрдә Кызыл Яр поселогында руль артына эчкән килеш һәм правасыз утырган тагын бер машина йөртүчене тоткарлыйлар. Ул да транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителгән булган, ләкин төнге 12ләр тирәсендә якташыбыз бу хакта уйлап тормаган, эчкән килеш руль артына утырып юлга чыккан.

-Ике очракта да әлеге кешеләргә карата җинаять җаваплылыгы каралган, аларга җәзаны суд чыгарачак, - диләр ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined якты чырай исерек килеш