Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә инспекторлар бер атнада җиде исерекне эләктергән

14нән 20нче апрелдьгә кадәр, бер атна эчендә, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре салмыш килеш руль артына утырган җиде машина йөртүчене туктаткан. Шуларның дүртесе - безнең райондашлар. -Инде олырак яшьтәге үк бер агайны Чирмешән эчендә көндез туктаттык. Исерек йөртүче әүвәл безнең таләп буенча туктамады да әле, моның өчен дә ул 800 сум штраф...

14нән 20нче апрелдьгә кадәр, бер атна эчендә, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре салмыш килеш руль артына утырган җиде машина йөртүчене туктаткан. Шуларның дүртесе - безнең райондашлар.


-Инде олырак яшьтәге үк бер агайны Чирмешән эчендә көндез туктаттык. Исерек йөртүче әүвәл безнең таләп буенча туктамады да әле, моның өчен дә ул 800 сум штраф түләячәк,-ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Шешминка, Светлогорск авылларыннан берәр йөртүче салган килеш эләкте. Алкоголь кулланып мотоциклга утырып чыккан Кече Чегодай кешесен дә тоткарладык.

Исерек килеш руль артына утыручыларның өчесе читтән - Әлмәт, Аксубай районы, Түбән Кама шәһәре кешеләре. Хәзер алар, суд карарыннан соң, 30 мең сум штраф туләргә тиеш була. Өстәвенә әлеге машина йөртүчеләр ел ярымга таныклыкларыннан да колак кагачак. Югыйсә, күпчелек өчен автотранспорт гаиләсен "ашатучы" ат урынына.

ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, язгы якта салмыш баштан машина йөртүчеләр арткан. Андыйлар гаебе белән бу вакытта, гадәттә, юл бәла-казалары да күбәя.

21 апрель көнне генә дә республика юлларындагы ике авариядә ике кеше үлгән. Түбән Камада - ике, Әлмәттә бер баланы бәрдергәннәр. Бәхеткә, соңгылары исән калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан авария