Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә балалар өлкәннәргә юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә “Юлларда күренерлек бул!” акциясе үткәрделәр.

Ул җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементлар һәм жилетлар куллануга багышланган иде.

Балалар үзләре дә махсус жилетлар киделәр, кулларына яктырткыч кайтаручы элементлар тактылар.

Район үзәге урамнарында инспекторлар туктаткан автотранспорт йөртүчеләргә сабыйлар: “Сезнең яктылык кайтаргыч жилетыгыз бармы?” -дип мөрәҗәгать иттеләр һәм бик җитди кыяфәт белән өлкәннәргә аның кирәклеге турында сөйләделәр, ахырдан юл хәрәкәте иминлеге буенча белешмәләр дә тараттылар.

Машина йөртүчеләрнең төрлесе бар, кайберәүләре, балаларны тыңлап, “хәзер барып алам”,-дисәләр; башкалар, салоннан, багажниктан алып, жилетлары белән мактандылар.

Яктылык кайтаручы элементлар кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә. Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары тәүлекнең караңгы яисә һава шартларының начар вакытында еш күзәтелә. Мондый очракларда җәяүле киемендә яктылык кайтаручы элементлар булса, шофер юлчыны ерактан ук күрер иде. Аеруча балаларның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар урнаштыру мөһим, кара, соры киемдәге кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Ромашка