Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында ике көндә исерек хәлдә машина йөртүче ике кешене тоткарлаганнар

10 майда төнге 12ләр тирәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Утыз Имән белән Ульяновка авыллары арасындагы юлда туктаткан “Лада Гранта” хуҗасы исерек булып чыга.

-1969нче елгы ир-ат аек булмаган хәлдә руль артына утырып, авылдан Чирмешәнгә бара иде, -диләр юл инспекторлары. – Ярый әле ерак китә алмады, мондый хәлдә трассага чыгып, авария дә китереп чыгарырга мөмкин.

Кагыйдә бозучының машинасы штрафстоянкага озатылган.

11 май көнне кичке алтылар тирәсендә инспекторлар Чирмешәннәң Дзержинский урмында “Тойота-Камри” машинасын туктаталар. Гаебен танымаса да, машина йөртүче алкоголь кулланган булган.

Хәзер инда ике якташыбызга да 30 мең сум штраф, ел ярымга, яки ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.

Сүз уңаеннан, ел башыннан бирле район юлларында аек булмаган хәлдә машина белән идарә итүче 14 кеше туктатылган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X