Чирмешәннең җәмәгать суды, автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәре өчен, өч якташыбызны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.
Кагыйдәне бозган Сирож Алимовка (Кара Чишмә авылы), Минсалих Мингатинга (Чирмешән) һәм Денис Елистратовка (Ульяновка авылы) 30шар мең сум штраф җәзасы бирелгән. Бу гражданнар 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгәннәр.
Әлеге материал юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясеннән алынды.
Нет комментариев