Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында юлларда йөрү кагыйдәләрен бозучылар бар әле

Узган 8 айда районда 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше үлгән һәм 4 кеше имгәнгән (узган ел бу чорда - 17 һәлакәт; 5 кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән). 137 авариядә транспорт чараларына зыян булган - бу узган елгыдан 7гә кимрәк. Юллардагы хәл юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район...

Узган 8 айда районда 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше үлгән һәм 4 кеше имгәнгән (узган ел бу чорда - 17 һәлакәт; 5 кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән). 137 авариядә транспорт чараларына зыян булган - бу узган елгыдан 7гә кимрәк.

Юллардагы хәл юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында анализланды. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин әйтеп узганча, үткән ел белән чагыштырганда, быел хәл уңай якка, саннар да шул хакта сөйли, тик тынычланырга ярамый. Һәлакәтләрне булдырмау өчен һәр көнне конкрет эшчәнлек алып барырга кирәк. Монда бүлекчә хезмәткәрләренең оператив хезмәт эшчәнлеген активлаштыру, юлларны норматив хәлгә китерү, машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын арттыру, мәктәп балалары арасында аңлату эшләрен алып бару - барысы да мөһим.

Чыгыш ясаучы мондыйрак мисаллар да китерде. Бер көн иртәсендә генә дә Шешминская урамында, Чирмешән лицеенда машина йөртүчеләргә карата 10 беркетмә төзелгән, кагыйдә бозучылар тыелган вакытта, иртән, узарга ярамаган билге "астына кергән". Кайбер җәяүлеләр район үзәгендәге светофор сигналларына, җәяүлеләр кичүенә игътибар итми.

ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, 2011 елдан алып, район юлларында 40 кеше һәлак булган һәм 154 кеше тән җәрәхәтләре алган. Уйландырырлык статистика.

Комиссия утырышында тәкъдимнәр дә булды. Әйтик, кайбер урыннарда артык юл билгеләрен алырга кирәк, каядыр, киресенчә, өстәмәләрне куярга, диделәр. Җәяүлеләр кичүләре янында автомашиналар тукталышларын тыярга һәм бу урыннарда өстәмә яктырткычлар куярга дигән тәкъдим яңгырады. Маршрут автобуслары өчен борылу мәйданчыклары һәм повильоннар булдыру, "проблемалы" урам юлларында ясалма тигезсезлекләр урнаштыру эшен дәвам итү зарур.

Әлбәттә, бу эшләр авыл җирлекләре Советлары һәм башкарма комитетлары белән берлектә башкарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы юлларда йөрү кагыйдәләрен бозучылар бар әле