Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында яшүсмерләр мотоциклда әйләнеп капланган

30 июль көнне, кичке 9лар тирәсендә, Бәркәтә белән Чумачка арасында булган юл һәлакәтенә мотоциклда җилдерергә теләүче яшүсмерләр сәбәпче. 16 яшьлек Чумачка егете, йөртү таныклыксыз, шлемсыз килеш, теркәү номеры, документлары да булмаган мотоциклына тагын ике иптәшен утыртып, Бәркәтәгә юл ала. Техниканы да рөхсәтсез алган була. Мотоцикл йөртүче тиешле тизлек режимын саклый...

30 июль көнне, кичке 9лар тирәсендә, Бәркәтә белән Чумачка арасында булган юл һәлакәтенә мотоциклда җилдерергә теләүче яшүсмерләр сәбәпче.

16 яшьлек Чумачка егете, йөртү таныклыксыз, шлемсыз килеш, теркәү номеры, документлары да булмаган мотоциклына тагын ике иптәшен утыртып, Бәркәтәгә юл ала. Техниканы да рөхсәтсез алган була.
Мотоцикл йөртүче тиешле тизлек режимын саклый алмый һәм мотоцикл әйләнеп каплана. Бәхеткә, пассажирлар җиңелчә генә җәрәхәтләр алган. Ә "ИЖ Планета-5" хуҗасы баш мие селкенү, күпсанлы җәрәхәтләр белән район үзәк больницасына эләгә.
Ярый әле яшүсмерләр исән кала, ә әти-әниләренә берникадәр акча чыгарырга туры киләчәк, мотоциклны да кабат кайтарып ала алмаячаклар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авария Чирмешђн мотоцикл