Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында уяу машина йөртүче юл һәлакәтен кисәткән

ЮХИДИ хезмәткәрләре бер уяу машина йөртүче ярдәме белән юл һәлакәтен - бәхетсезлек очрагын булдырмый калганнар. Төнлә, 12 тулып килгәндә район полиция бүлекчәсенең кизү частенә берәү шалтыратып, Кузай-Нурлат юлында, Кузайга таба юл тотучы автомобиль турында хәбәр җиткерә. Автомобиль трассада юл уртасыннан тәртипсез, бормаланып бара, каршы килүче машиналар аны әйләнеп уза, якка...

ЮХИДИ хезмәткәрләре бер уяу машина йөртүче ярдәме белән юл һәлакәтен - бәхетсезлек очрагын булдырмый калганнар.


Төнлә, 12 тулып килгәндә район полиция бүлекчәсенең кизү частенә берәү шалтыратып, Кузай-Нурлат юлында, Кузайга таба юл тотучы автомобиль турында хәбәр җиткерә. Автомобиль трассада юл уртасыннан тәртипсез, бормаланып бара, каршы килүче машиналар аны әйләнеп уза, якка чыгып юл бирә. Бәхеткә, юл һәлакәте булмыйча кала, ЮХИДИ хезмәткәрләре "текә" автомобиль йөртүчене Елховый авылына җиткәндә куып тота һәм туктата.

-Урта яшьләрдәге Яр Чаллы кешесенең Нурлаттан, туйдан кайтып килүе, икән. Без аның юлын бүлдек һәм автомобилен, эвакуатор ярдәмендә штрафстоянкага илтеп куйдык. Гаепле 1,5 яки 2 ел руль артына утыра алмас, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкуров. - Ә хәбәр итүче кешегә рәхмәт, юлларыбызда андыйлар күбрәк булсын иде. Әгәр бу исерек хәлдә машина йөртүче Чаллыга кадәр китсә, кайда, нәрсә буласын күз алдына китерүе дә авыр.

Икенче көнне, төн уртасында юл сагында торучылар, чит ил автомобиле белән идарә итүче, тагын бер исерек машина йөртүчене туктаталар. Иске Котыштан өенә кайтып баручы Красная Поляна кешесе дә яхшы гына кәефләнгән булган.

Салмыш килеш руль артына утырган агайларга сәяхәтләре кыйммәткә төшәчәк: бердән, машина йөртү таныклыксыз калалар, икенчедән, гаепләре өчен саллы гына штраф та түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined