Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында тракторларны тикшерәләр

Районда "Трактор" операциясе башланды. 6 июньнән 30 июньгә чаклы әлеге төр транспортларны, тагылма арбаларны (прицепларны) җентекләбрәк тикшерәләр. Районда барлыгы 820 берәмлек трактор, комбайн, экскаватор ише эш техникалары, арбалар исәптә тора икән. Шулардан 400 ләп трактор физик затларда, "частник"та теркәлгән. -Операция барышында техникаларның техник карау үткәнме, юкмы икәнлеген, теркәлү документларын, дәүләт...

Районда "Трактор" операциясе башланды. 6 июньнән 30 июньгә чаклы әлеге төр транспортларны, тагылма арбаларны (прицепларны) җентекләбрәк тикшерәләр.

Районда барлыгы 820 берәмлек трактор, комбайн, экскаватор ише эш техникалары, арбалар исәптә тора икән. Шулардан 400 ләп трактор физик затларда, "частник"та теркәлгән.
-Операция барышында техникаларның техник карау үткәнме, юкмы икәнлеген, теркәлү документларын, дәүләт номерын, транспорт йөртүченең таныклыгын - правасын тикшерәбез. Безнең тракторчылар арасында, монда гына чыккан идек дигән булып, юлда документларын үзләре белән йөртмәүчеләр дә очрый. Ә моның өчен штраф каралган. Транспорт ияләре язуларын алырга онытмасыннар, - ди дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең райондагы инспекторы Рифат Гатин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы “Трактор“ операциясе