Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында “Тоннель” операциясе үтә

24 ноябрьдә район полиция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан чираттагы "Тоннель" операциясе үткәрә. ЮХИДИ хезмәткәрләре Кузай-Норлат-Чирмешән-Акъяр юл чатында юл кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәкләр, ә рейдның төп максаты - исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрне ачыклау һәм кисәтү. -Мондый чаралар ай саен үткәрелә һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозуга...

24 ноябрьдә район полиция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан чираттагы "Тоннель" операциясе үткәрә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Кузай-Норлат-Чирмешән-Акъяр юл чатында юл кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәкләр, ә рейдның төп максаты - исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрне ачыклау һәм кисәтү.

-Мондый чаралар ай саен үткәрелә һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозуга юл куймауга юнәлтелгән, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин.- Без юл хәрәкәтендә катнашучыларга кабат мөрәҗәгать итәбез- аек булмаган килеш транспорт белән идарә итүчеләргә карата битараф булмыйк, мондый хәлдә руль артына утыручылар турында полициягә хәбәр итәргә кирәк, чөнки исерек машина йөртүче үзен генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләрнең гомерен дә куркыныч астына куя.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында Тоннель юл хәрәкәте операциясе үтә