Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында мотоцикл белән әйләнеп капланучыларны Әлмәт больницасына илткәннәр

Август аенда район юл инспекторлары исерек килеш руль артына утырган җиде машина йөртүчене тоткарлаганнар. Аек булмаган килеш машина белән идарә итүчеләр турында даими язып торабыз. Әлеге хокук бозу өчен катгый чаралар каралса да, андый кешеләргә карата ай саен дистәгә якын беркетмә төзелә. Утыз Имәндә яшәүче берәү мотоцикл машина түгел, исерек...

Август аенда район юл инспекторлары исерек килеш руль артына утырган җиде машина йөртүчене тоткарлаганнар.

Аек булмаган килеш машина белән идарә итүчеләр турында даими язып торабыз. Әлеге хокук бозу өчен катгый чаралар каралса да, андый кешеләргә карата ай саен дистәгә якын беркетмә төзелә.
Утыз Имәндә яшәүче берәү мотоцикл машина түгел, исерек килеш идарә итсәң дә ярый диптерме, "Иж - Юпитер"га утырып юлга чыга. Сүз уңаеннан, аның мотоцикл йөртергә "А" категориясе юк. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, алай гына да түгел, ул шундый ук хәлдә булган пассажирны да утырта. "Сәяхәтчеләр" Девичья Поляна авылы тирәсендә әйләнеп капланалар. Яраланган якташларыбызны әүвәл район үзәк больницасына, аннан Әлмәткә озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әлмәт больницасы