Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында булган бер авариядә дүрт кеше яраланган

18 март көнне район территорисендә булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше, шул исәптән ике бала сәламәтлегенә дә зыян килә. Кузай-Нурлат юлында, Саминовка авылы янында, Нурлатка кайта торган "Лада" машинасы юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тизлекне дөрес сайламыйча, каршы юлга чыга һәм "Хундай" машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 1980нче елгы машина йөртүче (Нурлатта яшәүче...

18 март көнне район территорисендә булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше, шул исәптән ике бала сәламәтлегенә дә зыян килә.


Кузай-Нурлат юлында, Саминовка авылы янында, Нурлатка кайта торган "Лада" машинасы юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тизлекне дөрес сайламыйча, каршы юлга чыга һәм "Хундай" машинасы белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә, 1980нче елгы машина йөртүче (Нурлатта яшәүче Әмир кешесе), аның 1981нче елгы хатыны һәм ике баласы (2013 һәм 2015нче елгы кызлар) төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре белән Әлмәткә больницага озатылганнар.

Каршы юлга чыгу- юл транспорт травматизм алуның төп сәбәбе булып кала. Соңгы ике айда гына да Татарстанда шундый 44 һәлакәттә 17 кешенең гомере өзелгән һәм 95 кеше яраланган. Шул ук 18 март көнне генә дә республикада каршы юлга чыгу сәбәпле биш авария булган, нәтиҗәдә 3 кешенең гомере өзелә, сигезесе тән җәрәхәтләре алган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын бер кат искәртә: каршы полосага чыгу, аеруча юл йөрү кагыйдәләрен бозып, пассажирларның һәм машина йөртүченең тән җәрәхәтләре алуга, хәтта кеше үлеменә китерергә дә мөмкин. Начар һава шартларында тизлекне дөрес сайлау мөһим, куркыныч, кискен маневрлардан да сакланырга кирәк.

ГИБДД РТ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында дүрт кеше яраланган булган бер авариядә юл хәрәкәте