Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында авариядә кеше гомере өзелде

Югары Кармалка янында булган авариядә 1977нче елгы якташыбыз - Бәркәтә кешесенең гомере өзелде. Юл - транспорт һәлакәте төнге сәгать бердә булган. Югары Кармалка тирәсендә "ундүртле" Жигули борылышта әйләнеп каплана. Авария машина йөртүченең транспорт чарасы белән идарәне югалтуы аркасында килеп чыга. Нәтиҗәдә 39 яшьлек ир-ат һәлакәт урынында ук үлгән. -Җәй айларында...

Югары Кармалка янында булган авариядә 1977нче елгы якташыбыз - Бәркәтә кешесенең гомере өзелде.

Юл - транспорт һәлакәте төнге сәгать бердә булган. Югары Кармалка тирәсендә "ундүртле" Жигули борылышта әйләнеп каплана. Авария машина йөртүченең транспорт чарасы белән идарәне югалтуы аркасында килеп чыга. Нәтиҗәдә 39 яшьлек ир-ат һәлакәт урынында ук үлгән.
-Җәй айларында аварияләр саны кинәт арта, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Нигездә моңа бу чорда транспорт йөртүчеләрнең үз - үзләренә артык ышанулары, шуның белән бәйле рәвештә югары тизлектә йөрүләре , шулай ук юлда велосипед, скутер кебек ике тегермәчле транспортның күбәю дә сәбәпче. Кызганычка каршы, җәза кырыс булуга карамастан, спиртлы эчемлекләр кулланып, руль артына утыручылар саны да кимеми.
Юлларда игътибарлы булыйк, уяулыкны югалтмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария Бәркәтә