Чирмешән район кешесе өч ел машинада таныксызлык йөргән
Кызыл Чишмәдә яшәүче 1954нче елгы якташыбыз беренче тапкыр 2014нче елны исерек килеш руль артында тоткарлана һәм нәтиҗәдә ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Әмма ул моннан сабак алмаган. Таныксызлык калса да, машинада йөрүен дәвам итә. Бер ел да узмый якташыбыз исерек килеш аварияә эләгә. Бу юлы аны инде җинаять...
Кызыл Чишмәдә яшәүче 1954нче елгы якташыбыз беренче тапкыр 2014нче елны исерек килеш руль артында тоткарлана һәм нәтиҗәдә ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Әмма ул моннан сабак алмаган.
Таныксызлык калса да, машинада йөрүен дәвам итә. Бер ел да узмый якташыбыз исерек килеш аварияә эләгә. Бу юлы аны инде җинаять җаваплылыгына тарталар, билгеле, җәзасы да кырыс була - аны ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр һәм 200 сәгать җәмәгать эшләре билгелиләр.
Инде 62 яшьлек ир-егет акылга утырган диярсез. Юк шул. Алай гына да түгел, "тапкыр" райондашыбыз, машина номерларын алмаштырып, кабат юлга чыккан. Утыз Имән авылы урамында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Бу очракта да ул правасыз һәм исерек килеш машина белән идарә иткән. Абзыйның сүзләре буенча, ул авылдашларына ипи алырга килгән. Нияте дә яхшы кебек. Ләкин бу "изге гамәле" аны җинаять җаваплылыгыннан коткара алмас. Әлеге машина йөртүчегә 30 мең штраф һәм 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев