Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән кунакларына 200 мең сум штраф түләргә туры киләчәк

Июль аенда гына район ЮХИДИ инспекторлары район территориясендә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән дүрт йөртүчене тоткарлыйлар. Шунысы кызык, дүртесенең өчесе районга эш командировкасы белән килгән, тагын берсе бер ай элек шәһәрдән Иске Үтәмешкә күчеп кайткан кешеләр. ...Кич белән Күтәмә авылы янында полиция хезмәткәрләре кыр юлыннан чыгып авылга таба...

Июль аенда гына район ЮХИДИ инспекторлары район территориясендә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән дүрт йөртүчене тоткарлыйлар. Шунысы кызык, дүртесенең өчесе районга эш командировкасы белән килгән, тагын берсе бер ай элек шәһәрдән Иске Үтәмешкә күчеп кайткан кешеләр.

...Кич белән Күтәмә авылы янында полиция хезмәткәрләре кыр юлыннан чыгып авылга таба юл тоткан җиңел машинаны күреп алалар. "Десятка"ны туктаталар. Инспекторлар сүзләре буенча, машина йөртүче, Ульяновскидан эшкә килгән яшь егет шулкадәр исерек була, хәтта бер генә сорауга да җавап кайтара алмый. Аның пассажиры да ачыклык кертми, чөнки үзе дә шундый ук хәлдә була.
Кызыл Чишмә авылы янында "КамАЗ" машинасы әйләнеп каплана. Сәбәбе - Яңа Чишмә кешесе эш машинасына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыра. Хәзер инде аның үзенә дә җавап тотарга туры киләчәк, оешмага да штраф яный.
Әлеге ике очракта машина йөртүчеләргә административ җәза каралса, 20 июльдә Кече Чегодай янындагы юл чатында инспекторлар туктаткан "Ниссан" машинасының йөртүчесенә җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин. Чираттагы район кунагы "салган" килеш руль артына утыра, өстәвенә аның таныклыгы гамәлгә яраксыз була. Моңа да өстәп, аның инде беренче тапкыр гына эләгүе түгел, юл инспекторлары белән мондый хәлдә элек тә "аралашкан" булган.
Күптән түгел Чирмешәннән Иске Үтәмешкә кайтучы "ВАЗ-2104" пассажирларын Ходай саклаган дияргә ярыйдыр. Өч балигъ булмаган бала да утырган, кичке сәгать сигездә район үзәгеннән кайтып килүче машина, Иске Үтәмеш авылында юлдан төшеп, коймаларны җимереп, кеше бакчасына керә. Бәхеткә, машина йөртүче, янындагы хатыны һәм өч сабый исән-сау калалар. Ә бит бу вакыйганың ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин иде.
-Әлмәттән безнең районга күченеп кайткан бу кешенең права алганы булмаган, машинасы да номерларсыз, "списанный". Баларның махсус утыргычлары турында сүз дә юк. Алар аны кирәк дип тә санамыйлар ахрысы. Өстәвенә балаларның сәламәтлеге өчен җаваплы ата - ана, икесе дә исерек иделәр. "Хуҗа" узган ел исерек килеш машина белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган булган инде,- ди район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рәмис Шәкүров. - Билгеле, бу машина йөртүчегә карата да җинаять эше кузгатылачак. Аңа балаларны утыргычлардан башка йөрткәне һәм авария ясаганы өчен дә штраф каралган.
Болардан тыш "Ниссан" машина йөртүчесенә дә, йөртү таныклыгы булмыйча руль артына утыручыга да 200 - 300 мең сум күләмендә (яисә хезмәт хакы, я булмаса гаепле кешенең бер елдан ике елга кадәр чорда бүтән кереме күләмендә) штраф яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Өстәвенә, машина йөртүче өч елга кадәр срокка билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы юл хәрәкәте Штраф