Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән кунаклары “салгач”, батырайганнар

22 февраль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүче ике исерекне "эләктергәннәр". Инспекторлар таләбе буенча туктамаган бу кагыйдә бозучыларны куып барып тоткарларга туры килә. Кара Чишмә авылы янында төзелүче нефтьчеләр объектында эшләүче Әлмәт районы кешесе иртән сыра белән "баш төзәткәннән" соң, тәмәкегә дип, Елховой авылына кузгала. Тик аны юлда инспекторлар туктата. ЮХИДИ...

22 февраль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүче ике исерекне "эләктергәннәр". Инспекторлар таләбе буенча туктамаган бу кагыйдә бозучыларны куып барып тоткарларга туры килә.

Кара Чишмә авылы янында төзелүче нефтьчеләр объектында эшләүче Әлмәт районы кешесе иртән сыра белән "баш төзәткәннән" соң, тәмәкегә дип, Елховой авылына кузгала. Тик аны юлда инспекторлар туктата.
ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, Чирмешәнгә Әлмәт районыннан кунакка килгән абыйлы-энеле дә, салып алгач, район үзәге урамнары буенча машина белән йөрергә булганнар. Руль артына исерек килеш утырган кунак качып котылмакчы була, тик инспекторлар аларны да куып җитә.
-Шушы кагыйдә бозучылар хәзер 30 шар мең сум штраф түләячәкләр, 1,5 яки 2 елга машина йөртү хокукыннан колак кагачаклар. Аларга, өстәвенә, инспекторларга буйсынмаган өчен дә штраф түләргә туры киләчәк,-ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан юл хәрәкәте ГИБДД Штраф