Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән инспекторлары исерек машина йөртүчене ерак җибәрмәгәннәр

Чирмешән автоинспекторларына исерек автомашина йөртүчене куып китеп тотарга туры килә. Кагыйдә бозучының - Лениногорск районы кешесенең транспорт белән идарә итәргә "права"сы да булмый, аны хәзер 10 тәүлеккә утыртканнар. -Безнең экипаж бу кешенең машинасына узган атнада көндезге 11ләрдә Әмир авылы белән Дубрава урманы арасындагы олы юлда игътибар итә, каршыга килүче җиңел...

Чирмешән автоинспекторларына исерек автомашина йөртүчене куып китеп тотарга туры килә. Кагыйдә бозучының - Лениногорск районы кешесенең транспорт белән идарә итәргә "права"сы да булмый, аны хәзер 10 тәүлеккә утыртканнар.

-Безнең экипаж бу кешенең машинасына узган атнада көндезге 11ләрдә Әмир авылы белән Дубрава урманы арасындагы олы юлда игътибар итә, каршыга килүче җиңел автомобиль ничектер шикле хәрәкәтләнә, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Шунлыктан инспекторлар, кире борылып, аны Чирмешәнгә таба куа китәләр. Тик "тугызлы" машинасы хуҗасы аларның таләбенә туктамый, качарга маташа, ярамаган урында "обгон"га чыга, хәтта светофорның кызыл утына уза. Качучыны Чирмешәндә туктаталар, йөртүче исерек булып чыга. Иптәшләре белән кунак булып кайтуы икән.

Кагыйдә бозучыга карата инде суд та булган. Аны, таныклыксыз, исерек килеш машина белән идарә иткән өчен, 10 тәүлеккә рәшәткә артына утыртканнар, өстәвенә ул шактый штрафлар да түләячәк: хокукы булмыйча машина белән идарә иткән өчен - 10 мең сум, светофорның кызыл утына узган өчен - 1 мең, узып китү кагыйдәсен бозган өчен - 5 мең, машинасын вакытында теркәтмәгән һәм полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган өчен 800әр сум.

Безнең сайтта укыгыз:

Учителей предложили приравнять к чиновникам по уровню зарплат

http://www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/17642

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте исерек килеш ерак җибәрмәгәннәр машина йөртүчене Чирмешән инспекторлары