Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән балаларына юл йөрү кагыйдәләрен спектакль күрсәтеп өйрәттеләр

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында балалар сәнгать мәктәбендә узган театральләштерелгән тамашаны малайлар, кызлар кызыксынып карадылар. Казаннан килгән "Клоксон" театры куйган "Алтын балык һәм күңелле компания" спектакле барышында район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм башлангыч сыйныфларда белем алучыларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштырдылар. -Менә шундый уен формасында балалар теләсә кайсы кагыйдәләрне,...

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында балалар сәнгать мәктәбендә узган театральләштерелгән тамашаны малайлар, кызлар кызыксынып карадылар.

Казаннан килгән "Клоксон" театры куйган "Алтын балык һәм күңелле компания" спектакле барышында район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм башлангыч сыйныфларда белем алучыларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштырдылар.

-Менә шундый уен формасында балалар теләсә кайсы кагыйдәләрне, шул исәптән юлда йөрү тәртипләрен дә бик җиңел үзләштерәләр, исләрендә калдыралар, - диләр театр артистлары. - Бу спектакль белән без республиканың барлык районнарын йөреп чыктык диярлек. Безнең максат - балаларда урамда үз-үзләрен тоту, юл йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәнлеләр, сайлагыз: социаль пакетмы әллә акчамы

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17080

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спектакль күрсәтеп өйрәттеләр юл йөрү кагыйдәләрен Чирмешән балаларына