Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән бабайлары исерек килеш руль артына утыра

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина белән исерек килеш идарә иткән 68 яшьлек агайны туктатканнар. Автотранспорт иясенең Ясная Поляна авылыннан Чирмешәнгә кайтуы була. Агай яхшы ук кәефләнгән. Тик, айныгач, махмырдан башкайлары авырткандыр авыртуын. Кагыйдә бозган өчен 30 мең сум штраф түлисен дә исенә төшергәннәрдер аңа. Машина йөртү таныклыгыннан колак кагачагы да бер...

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина белән исерек килеш идарә иткән 68 яшьлек агайны туктатканнар.

Автотранспорт иясенең Ясная Поляна авылыннан Чирмешәнгә кайтуы була. Агай яхшы ук кәефләнгән. Тик, айныгач, махмырдан башкайлары авырткандыр авыртуын. Кагыйдә бозган өчен 30 мең сум штраф түлисен дә исенә төшергәннәрдер аңа. Машина йөртү таныклыгыннан колак кагачагы да бер дә сөенечле хәбәр түгел.
Ә 86 яшьлек бер бабайны инспекторлар шундый хәлдә узган ел тоткарлаган. Анысы авария дә ясаган булган. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән шушы бабай, "лишенный" килеш, быел янә руль артына утырып чыккан. Хәзер аңа янә 30 мең сум штраф түләргә туры килә, я аны 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр утыртып куярга мөмкиннәр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ Чирмешән авылы