Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Быел Чирмешәндә 64 кеше руль артына исерек хәлдә утырган

Ноябрь аенда исерек шоферларның берсе, машинасыннан төшеп, автоинспекторлардан хәтта җәяүләп качмакчы булган.

Район автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, әлеге ир-ат безнең районга Ижевск шәһәреннән эшкә, командировкага килгән. Ул бер көннең төш вакытында Бәркәтә уңаена барганда, автоинспекторлар автомашинасын күреп, Түбән Кармалка авылына кереп китә һәм машинасыннан төшеп качмакчы була. Аны куып тоталар. Баксаң, ир-ат исерек, өстәвенә машина йөртергә хокукы, “правасы” да юк икән. Хәзер әлеге кешегә 15 тәүлеккә кулга алыну  яисә 30 мең сум штраф яный.

Алкоголь  кулланып руль артына утырган Күтәмә авылы кешесе исә ел ярымнан ике  елга кадәр машина йөртү хокукыннан колак кагачак, өстәвенә 30 мең сум штраф түләячәк.

Гомумән, быелның узган 11 аенда (гыйнвар – ноябрь) районда 64 кешенең автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүе ачыкланган былтыр (бу чорда  - 57).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев