Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Балаларны имгәтмик

Агымдагы елның җиде аенда районда юл-транспорт һәлакәтләрендә 4 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган. Чагыштыру өчен: 2011-дә, ел буена, бары ике бала гына зыян күргән (бер җәяүлене һәм бер велосипедчыны бәрдерәләр). 28 июнь көнне Ивашкино авылында 16 яшьлек яшүсмер «Лада»-217020 автомобиле белән 7 яшьлек кызны бәрдерә. Төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган бала...

Агымдагы елның җиде аенда районда юл-транспорт һәлакәтләрендә 4 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган.


Чагыштыру өчен: 2011-дә, ел буена, бары ике бала гына зыян күргән (бер җәяүлене һәм бер велосипедчыны бәрдерәләр).

28 июнь көнне Ивашкино авылында 16 яшьлек яшүсмер «Лада»-217020 автомобиле белән 7 яшьлек кызны бәрдерә. Төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган бала район үзәк больницасына озатылган.

20 июльдә Кузай-Нурлат юлының 36нчы километрында булган һәлакәттә өч бала имгәнә. ВАЗ-21101 автомобиле йөртүчесе, тизлек режимын дөрес сайламыйча, юлда басып торучы ГАЗ-33073 автомобиленә килеп бәрелә.

Машина йөртүче һәм дүрт пассажиры да авыр хәлдә район үзәк больницасына озатылалар.

Юлларда игътибарлы һәм сак булыйк. Чак кына игътибарсызлык та зур фаҗигага китерергә мөмкин.

Рәмис Шәкүров,
ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юлтранспорт һәлакәтләре