Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Атта да, тәртәдә дә гаеп бар

Кичке бишләр тирәсендә Кара Чишмә авылы янындарак, күпердә "унлы" җиңел машина хуҗасы сабан таккан егәрле К-700 тракторына килеп бәрелә. Автомашина пасажирын - йөртүчесенең имгәнүләр алган хатынын Әлмәт больницасына озаталар. -Аз гына калганнар, ничек сабанга гына килеп кермәгәннәр, хәл тагын да аянычрак булыр иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис...

Кичке бишләр тирәсендә Кара Чишмә авылы янындарак, күпердә "унлы" җиңел машина хуҗасы сабан таккан егәрле К-700 тракторына килеп бәрелә. Автомашина пасажирын - йөртүчесенең имгәнүләр алган хатынын Әлмәт больницасына озаталар.

-Аз гына калганнар, ничек сабанга гына килеп кермәгәннәр, хәл тагын да аянычрак булыр иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Нурлат районы кешеләренең Әлмәткә кайтулары була. Кара Чишмә янындагы күпердә алар караңгыда, утлары янмаган К-700 артына бәреләләр. Ярый әле, машина йөртүчесе уң яккарак алып өлгерә һәм тракторның тәгәрмәченә килеп бәрелә. Сабан астына керергә чүт кенә калган.

Инспектор әйтүенчә, авариядә ике як та гаепле. Җиңел машина хуҗасы кызу барган, куркынычсыз дистанция тотмаган. Ә тракторның утлары янмаган, өстәвенә йөртүчесенең таныклыгы - правасы юк, трактор да теркәлмәгән.

Рәмис Шәкүров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Иске Котыш фермерлары яңа өй төзергә җыеналар

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17810

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте тәртәдә дә гаеп бар Атта да