Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Ашыгырга ярамый

Агымдагы елның 11 аенда район юлларында булган 17 һәлакәттә 8 кеше һәлак булган һәм 25 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Чагыштыру өчен: 2011 елның шул чорында 25 юл-транспорт һәлакәтендә 10 кеше үлгән, 26 кеше яраланган. Һәлакәтләрнең сигезесе район территориясендә яшәүче машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Аларда 6 кеше һәлак...

Агымдагы елның 11 аенда район юлларында булган 17 һәлакәттә 8 кеше һәлак булган һәм 25 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.


Чагыштыру өчен: 2011 елның шул чорында 25 юл-транспорт һәлакәтендә 10 кеше үлгән, 26 кеше яраланган.
Һәлакәтләрнең сигезесе район территориясендә яшәүче машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Аларда 6 кеше һәлак булган, 12 кеше яраланган.

Балалар катнашында булган 4 юл-транспорт вакыйгасында 6 бала яра-лану алган. Үткән елның шул чорында 2 һәлакәттә 2 бала җәрәхәтләнгән иде.

6 юл-транспорт һәлакәте - тизлек режимын арттыру, 4се - транспортны юлда калдыру, 3әр очракта юл киселешен дөрес узмау һәм машина йөртү таныклыгы булмаган килеш идарә итү, 1 очракта йөк ташу кагыйдәләрен бозу белән бәйле.

Бәхеткә, быел исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән һәлакәтләр теркәлмәгән (үткән елның шул чорында - ике очрак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юлтранспорт һәлакәте