Куян да саттылар
25 март көнне район үзәгендә кабат ярминкә булды. Ит, балык, тавыклар, куяннар, бал, кием - салым - боларны һәм башка товарларны, нигездә, читтән килүчеләр тәкъдим итте. Чираттагы бу ярминкәгә нишләптер үзебезнең район кулланучылар җәмгыятенең сәүдә үзәкләре чыкмаганнар иде. Халык азрак килде. Күпчелек - бер сәүдә ноктасыннан икенчесенә бәяләр белән кызыксынып...
25 март көнне район үзәгендә кабат ярминкә булды.
Ит, балык, тавыклар, куяннар, бал, кием - салым - боларны һәм башка товарларны, нигездә, читтән килүчеләр тәкъдим итте. Чираттагы бу ярминкәгә нишләптер үзебезнең район кулланучылар җәмгыятенең сәүдә үзәкләре чыкмаганнар иде. Халык азрак килде. Күпчелек - бер сәүдә ноктасыннан икенчесенә бәяләр белән кызыксынып йөрүчеләр. Ә менә яңа суелган ит сатучылар яхшы ук акча эшли алдылар, иткә сорау гел бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев