Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Кәҗәләр дә бар иде

Район үзәгендәге соңгы ярминкә бик җанлы узды. Шенталадан хәтле берәү сатуга кәҗәләр алып килгән. Кызганыч, бөртек кирәксенүчеләр ярминкәдән бу юлы да буш киттеләр. Сатучылар да, товар алучылар да күп булды бу чарада. Дөрес, нигездә, кием-салым саттылар. Нишләптер, алда язылганча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә бу юлы үз продукцияләрен алып чыкмадылар. "Сөлчә"...

Район үзәгендәге соңгы ярминкә бик җанлы узды. Шенталадан хәтле берәү сатуга кәҗәләр алып килгән. Кызганыч, бөртек кирәксенүчеләр ярминкәдән бу юлы да буш киттеләр.


Сатучылар да, товар алучылар да күп булды бу чарада. Дөрес, нигездә, кием-салым саттылар.

Нишләптер, алда язылганча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә бу юлы үз продукцияләрен алып чыкмадылар. "Сөлчә" җәмгыяте генә дуңгыз балалары тәкъдим итте, ләкин алар белән нык кызыксынучы булмады. Ә менә бөртек сатмыйлармы, дип сораучылар бар иде.

Ивашкино, Иске Элмәле урта мәктәпләре мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчәләр тәкъдим иттеләр. "Бәрәңге, кәбестәне бик тиз алып бетерделәр",- диделәр иске Элмәледән килүчеләр. Ульяновка урта мәктәбе укучылары ярминкәдә агачтан үзләре ясаган әйберләр саттылар.

Бүгенге ярминкәдә дә яңа суелган ит сатучылар күп булды.

Бозаулар, казлар да алып чыкканнар. Бәйрәм ярминкәсенә ямь өстәп, район мәдәният йорты артистлары концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ярминкәләр