Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Ит тә кирәк, җылы кием дә

Үткән атна якшәмбесендә Чирмешәндә ярминкәгә килгән халыкның күбесе иң элек ит сатылучы рәтләргә үтте. Дөрестән дә, ит сатучылар бер рәт үк иде, алучылар да аз булмады. Сыер итен - 220-230, дуңгыз итен 170-175 сумнан тәкъдим иттеләр. Каз түшкәләренә дә хуҗалар тиз табылды. Казның яңа суелганын гына түгел, каклаганын да алырга...

Үткән атна якшәмбесендә Чирмешәндә ярминкәгә килгән халыкның күбесе иң элек ит сатылучы рәтләргә үтте.


Дөрестән дә, ит сатучылар бер рәт үк иде, алучылар да аз булмады. Сыер итен - 220-230, дуңгыз итен 170-175 сумнан тәкъдим иттеләр. Каз түшкәләренә дә хуҗалар тиз табылды. Казның яңа суелганын гына түгел, каклаганын да алырга мөмкин иде. Яңа суелган казның килосына - 300, ә каклаган казның түшкәсенә 1100-1200 сум сорадылар.

Иткә мал сатучылар да бар иде, тик мал азыгы, бөртек сатучылар гына күренмәде.

Яңа ел кунагы - чыршы, нарат алучылар да булды. Киез итекләр сатучы сәүдәгәрләр янында да халык күп иде.

Көн суык булганлыктан, сатып алучылар үзләренә кирәкне алып, тизрәк өйләренә ашыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешәндә ярминкә