Ит тә кирәк, җылы кием дә
Үткән атна якшәмбесендә Чирмешәндә ярминкәгә килгән халыкның күбесе иң элек ит сатылучы рәтләргә үтте.
Дөрестән дә, ит сатучылар бер рәт үк иде, алучылар да аз булмады. Сыер итен - 220-230, дуңгыз итен 170-175 сумнан тәкъдим иттеләр. Каз түшкәләренә дә хуҗалар тиз табылды. Казның яңа суелганын гына түгел, каклаганын да алырга...