Чирмешәндәге ярминкәгә радиоалгычлар алып килгәннәр
Чирмешәндә узган соңгы ярминкәдә радиоалгычлар да саттылар. Әллә нинди модельләрне. Бу техниканы Әлмәттән алып килгәннәр. Радиоалгычларның берсеннән ярминкә мәйданының ерак почмакларына да җыр таралды. Ит сатучылар да күп. Иске Үтәмештән Роза Назыйрованың үзләре үстергән 4 килога тартучы бройлер тавык түшкәләре үзләрен-үзләре мактап тора. Килосы 200 сум икән. -Өч ат, өч...
Чирмешәндә узган соңгы ярминкәдә радиоалгычлар да саттылар. Әллә нинди модельләрне. Бу техниканы Әлмәттән алып килгәннәр. Радиоалгычларның берсеннән ярминкә мәйданының ерак почмакларына да җыр таралды.
Ит сатучылар да күп. Иске Үтәмештән Роза Назыйрованың үзләре үстергән 4 килога тартучы бройлер тавык түшкәләре үзләрен-үзләре мактап тора. Килосы 200 сум икән.
-Өч ат, өч сыер, өч бозау, бер үгез дә асрыйбыз, - ди ул.
Тукай поселогында яшәүче Әюп Шәрифуллин да мал җанлы кеше. Абзарларында биш сыер, дүрт ат, ике бозау, кырыгар баш сарык һәм кәҗә урын алган.
-Бүгенге ярминкәгә тана ите алып килдек, - ди Әюп.
Ите, күренеп тора, яшь малныкы, майлы да. Түшкәләрне циркуль ярдәмендә җыйнак кына кисәкләргә бүлгәннәр. Болай йөртергә, сакларга да уңай.
Эшкуар Фәнил Нәширванов үзгә, ат ите сата. Алалар үзе бу ризыкны. Әлегә суя торган атлары бер генә калган.
-Тайлар көтәбез, - ди кырыклап ат тотучы Нәширванов.
Ярминкәдә балык һәм бал, мебель, кондитер, сөт, ит эшләнмәләре, кием-салым, бозаулар, он, шикәр комы, тавыклар, җиләк-җимеш, мәтрүшкә дә саттылар. Халык та күп иде.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев