Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндәге ярминкәдә киез итекләр күп сатылды

    Узган ярминкәдә тере казлар эзләүчеләр булса да, аларны сатучылар юк иде. Ә менә каз түшкәләрен 1300 сумнан тәкъдим итүчеләр булды. 15 мең сумга 4-5 айлык бозаулар да алып килгәннәр. Бәя белән кызыксынучылар күп булса да, алучылар аз иде. Берничә эшмәкәр катнашазык, коры жом, көрпә сатты. Бал яратучыларга да сайлап алу...

    Узган ярминкәдә тере казлар эзләүчеләр булса да, аларны сатучылар юк иде.

    Ә менә каз түшкәләрен 1300 сумнан тәкъдим итүчеләр булды.
    15 мең сумга 4-5 айлык бозаулар да алып килгәннәр. Бәя белән кызыксынучылар күп булса да, алучылар аз иде.
    Берничә эшмәкәр катнашазык, коры жом, көрпә сатты.
    Бал яратучыларга да сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Бүген инде өч литрлы банка балның бәясе 800 сум гына тора.
    Күпчелек ярминкәдә киез итекләр киеп карап, аларны култык астына "кыстырып" ук кайтып китте.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: