Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә итне сайлап алып була

Яңа суелган сыер һәм дуңгыз ите күп иде узган ярминкәдә, аны 6 урында саттылар. Бәясе бераз үскән, килограммына уртача 240-250 сум сорыйлар. Җитештерү урыны: Чирмешән, Кара Чишмә, Мордва Афонькәсе, Бәркәтә. Каз ите яратучыларга да сайлау мөмкинлеге бар. Югары Чегодайдан Моратшиннар әлеге су кошын күп үстергәннәр. Аның тереләрен 850 сумнан саттылар....

Яңа суелган сыер һәм дуңгыз ите күп иде узган ярминкәдә, аны 6 урында саттылар. Бәясе бераз үскән, килограммына уртача 240-250 сум сорыйлар. Җитештерү урыны: Чирмешән, Кара Чишмә, Мордва Афонькәсе, Бәркәтә.


Каз ите яратучыларга да сайлау мөмкинлеге бар. Югары Чегодайдан Моратшиннар әлеге су кошын күп үстергәннәр. Аның тереләрен 850 сумнан саттылар. Берәү инде йолкынган каз түшкәсенә 1300-1500 сум сорый (эченнән-башыннан башка). Алучы табылды. Бозаулар бәясе 19-23 мең сум тора. Кыш буе яхшы ашатсаң, җәйгә суярлык, 5-6 айлык үгез һәм тана бозаулар.

Капчыгы 350 сумнан - катнашазык, 150дән көрпә дә алгаладылар. Бал, яңа тотылган елга балыгы шулай ук сайлап алырлык. Соңгы вакытта нык "популяр" ашамлыклар - ярмалар сатучы күренмәде.

Тамагы туйгач хозурланасың килсә, акчаң булса, рәхим ит, ярминкә мәйданы читендә бер ир-ат берсе-берсе 3500-4500 сумга картиналар тәкъдим итә. Кайсында - ат, кайсында - кошлар, күбесендә табигать күренешләре тасвирланган. Якташлар - Бәркәтәдән Мингалимовларның киндергә майлы буяу белән ясалган иҗат эшләре.

Бүген салкынчарак иде. Шуңа күрә күпчелек җылы кием, киез итек, бияләй ише әйберләрне киеп карады, алганын өсләреннән салып та тормадылар. Җылы яратабыз...

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ярминкәләр