Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә сарык та, кәҗә дә саттылар (+ФОТО)

Чирмешәндә үткән ярминкәдә Таҗикстанда быел җыеп алынган җимеш тә яхшы сатылды. Тәмле, кибеттәгедән юньрәк. Безнең гектар ярым участок бар. Анда үстерелгән җиләк-җимешне гаиләбез белән җыябыз. Монда, бу якларга вагонга төяп алып киләбез, - ди Мансур Абдрахимович. - Быел уңыш зарланырлык түгел. Иң мөһиме - аңа урын табабыз, ярминкәдә дә күп...

Чирмешәндә үткән ярминкәдә Таҗикстанда быел җыеп алынган җимеш тә яхшы сатылды. Тәмле, кибеттәгедән юньрәк.

Безнең гектар ярым участок бар. Анда үстерелгән җиләк-җимешне гаиләбез белән җыябыз. Монда, бу якларга вагонга төяп алып киләбез, - ди Мансур Абдрахимович. - Быел уңыш зарланырлык түгел. Иң мөһиме - аңа урын табабыз, ярминкәдә дә күп сатабыз.
Чумачкадан 23-31 меңгә 6-9 айлык бозаулар алып килгән Фәрит Мөхәммәтҗанов та сәүдә эшеннән зарланмый. - Малларны гел урнаштырып торабыз, ярминкә булуы да бик яхшы, - ди ул. - Үгезгә, симменталь бозауларга сорау үсә бара. Бозауларны Лашман кешеләре ешрак ала.
Шентала районыннан берәү сарыклар тәкъдим итә, уртача 4 мең сумга. Иске Элмәле чирәмен чемченгән кәҗәләр өчен 3-4 мең сорыйлар.
Ярминкәдә капчыгы 450 сумга гранулалы жом, кием-салым, йорт җиһазлары да бар иде. 4-5 кеше балык алып килгән.
Яшел Үзәннән биредә еш сәүдә итүче кибетчеләргә суларга да ирек бирмәделәр, май, эремчек, каймак, колбаса, сыр ише ризыкларны дистәләгән чирмешәнле кирәксенде. Аларның товары гел мактаулы, тәмле, юнь, диләр. Реклама да сорамый. Ирексездән безнең район элек җитештергән, даны еракларга таралган сыр искә төшә...
Бина эчендә сыер, дуңгыз, сарык ите дә саттылар. Сыер ите 280-300 сум тора. Карадылар, сатулаштылар, алдылар. Ошамаслык түгел, соңгы елларда ярминкәдә начар ит сатмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә