Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә күршеләр эремчек сатып та акча эшли (+ФОТО)

Ивашкинодан Николай Серендеев бүген дә ярминкәгә свежий кәбестә алып килгән. -Товарымны бер сәгатьтә үк сатып бетердем, - ди ул. -Бу яшелчәне 1 гектарда үстергән идек, алып, урнаштырып та өлгердек, сораучыларга җитмәде дә. Билгеле, килосы 12 сум гына торучы кәбестә сатылмыйча калмый. Бәркәтәдән килгән пенсионер Наил Җамалиев Чирмешәндә узган ярминкәдән 450...

Ивашкинодан Николай Серендеев бүген дә ярминкәгә свежий кәбестә алып килгән.

-Товарымны бер сәгатьтә үк сатып бетердем, - ди ул. -Бу яшелчәне 1 гектарда үстергән идек, алып, урнаштырып та өлгердек, сораучыларга җитмәде дә. Билгеле, килосы 12 сум гына торучы кәбестә сатылмыйча калмый.
Бәркәтәдән килгән пенсионер Наил Җамалиев Чирмешәндә узган ярминкәдән 450 сумга бер капчык гранулалы жом алып китте.
-Тана симертәбез, жомны бик мактадылар, - ди Наил абый.
Чирмешәннән Хәят апа Искәндәрова да ярминкәләргә еш чыга. Инде яше байтак, шулай да мал асрап яши, иренми.
-Юаныч бит алар, - ди ветеран. - Иттән, сөттән өзелмисең, күчтәнәчкә дә биреп җибәрәсең. Фуражым бар әле дә, бераз запас алырга исәп.
Нурлат аграр техникумы филиалы бодай алып чыккан. Килосы 10 сум, капчыкларга тутырылган. Узган атнада да бөртекләрен тиз урнаштарганнар, әле дә яхшы сату итәләр.
Кара Чишмә казлары да бар. Йолкынганы, берсе 1500 сум тора. Янәшәдә тереләрен дә алып була, 800 сумга. Бераз симертсәң, үзең суясың, эче-башы, мамыгы да ярап куя.
Әлеге ярминкәдә бозаулар күп иде. Берәү 200-500 сумга йорт куяннары алырга кыстый. Хәзер ярминкәләр балсыз узмый, ул да, яшелчәләр, кием-салым да бар. Капчыгы 2300 сумга шикәр комы, җиләк-җимеш үсентеләре, хуҗалык товарлары да тәкъдим итәләр.
-Безнең, хәтта коры елларда да бәрәңгебез яхшы уңа. Быел аны орлыкка күп алдылар, әле дә сорыйлар, тик үзебезгә генә калды, - ди әллә ничә төрле башка ашамлык сатучы - Чирмешәннән бакча остасы Габделәхәт Ганиев. - Орлыкны алыштырырга кирәк, анысы дөрес.
...Ярминкәдә Исаклы ипиен, пирогларны, каяндыр ерактан алып килгән эремчек, сыер мае, каймак ише ризыкларны чират торып алдылар. Кызганыч, ярминкәдә безнең район халкы товар сатмый диярлек. Әллә алып чыгарлык әйбер юк, әллә ялкауландык, әллә сәүдә эшенең тәмен белмибез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә эремчек