Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә чиләкләп җиләк саттылар

Быел җиләк бик уңды. Узган атна ярминкәсендә дә аны сатучылар күп иде. Җир җиләгенең 4 литрлы чиләктәгесенә - 400-450, бакчаныкына 2 литрлыга 200 сум сорыйлар. Помидорга бәя акрынлап төшә башлады, аның килосы 50-100, ә кыяр 60 сумга "тарта". Ярминкәдә катнашазык, бройлер чебешләр, бәпкәләр, кием-салым, чәчәкләр, азык-төлек, ит тә бар иде....

Быел җиләк бик уңды. Узган атна ярминкәсендә дә аны сатучылар күп иде. Җир җиләгенең 4 литрлы чиләктәгесенә - 400-450, бакчаныкына 2 литрлыга 200 сум сорыйлар.

Помидорга бәя акрынлап төшә башлады, аның килосы 50-100, ә кыяр 60 сумга "тарта". Ярминкәдә катнашазык, бройлер чебешләр, бәпкәләр, кием-салым, чәчәкләр, азык-төлек, ит тә бар иде. Бер яшь чамасындагы көр бозауларга да ия табылды бугай, аларны 37-40 мең сумга саттылар. Берәү сарык тәкәсе тәкъдим итте - 3 мең 500 сумга. Бөртек сатмадылар, арпа кирәксенүчеләр бар иде үзе.

Чирмешән районы ярминкә җиләк

Нет комментариев