Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә бәйләнгән чәчәкләр дә саттылар (+ФОТО)

8 март көнне Чирмешәндә үткәрелгән ярминкәдә Лашманнан Наилә Нуретдинова махсус җепләрдән бәйләгән йомшак, бик матур чәчәкләр дә сатылды. Нибары 80 сумлык бу оригиналь бүләк бәйрәм уңаеннан кайсы гүзәл затка да ошамый калмагандыр. -Кызымны бу шөгыльгә Фиалка Гатина җәлеп итте,- ди останың әнисе Дания. - Аерым түгәрәктә шөгыльләнүләре алдагы тормышларында да...

8 март көнне Чирмешәндә үткәрелгән ярминкәдә Лашманнан Наилә Нуретдинова махсус җепләрдән бәйләгән йомшак, бик матур чәчәкләр дә сатылды. Нибары 80 сумлык бу оригиналь бүләк бәйрәм уңаеннан кайсы гүзәл затка да ошамый калмагандыр.

-Кызымны бу шөгыльгә Фиалка Гатина җәлеп итте,- ди останың әнисе Дания. - Аерым түгәрәктә шөгыльләнүләре алдагы тормышларында да ярап куяр дип үзем дә сөенәм.
Люция Гатауллина исә Лашман авыл җирлеге Советы сату итүче "кибеткә" он эшләнмәләре: бизәп пешерелгән чәчәк, пироглар, чөгендер катыгына хәтле куйган. Гадие, кызылы да ашап туйгысыз.
Гомумән, башка авыл җирлекләре дә ярминкәгә нәрсә алып киләсен тапканнар, белгәннәр. Өстәлләрдә сөт, эремчек, компот, варенье, каз, миннек дисеңме, бар да бар иде.
Хезмәт ветераны Дания Сөләйманова Яңа Кади авыл җирлеге оештырган сәүдә ноктасыннан күпереп пешкән түгәрәк ипи алып сөенгән.
-Кунак килми тормый, мондый 100 сумлык ипи кибеттә юк бит,- ди ул. - Сөтле дә булдым, анысы да кыйммәт түгел.
"Чирмешәнагрохимсервис", "Сөлчә" җәмгыятьләре, аграр техникум филиалы бодай һәм арпаларын тиз урнаштырдылар. Килосын 7-9-10 сумга бөртек башка ярминкәләрдә дә иң үтемле товар дияргә мөмкин.
Билгеле, ярминкә көнне "Кәрвансарай" эчендә меңәрләгән тере чәчәк тә саттылар.
Бәйрәмдә ветеран Галимҗан абый Закиров та "тамгаланды".
-Ирексездән элеккеге базарлар искә төште, - ди озак еллар милициядә эшләгән якташыбыз. - Чирмешәндә базар атна саен, хәзерге хәзерләүләр конторасы урнашкан урын тирәсендә үткәрелә иде. Анда чабата, сарыклар, сыерлар сатучылар бик күп булганы хәтердә. Ә менә кием-салым, ситсы сирәк күренде. Юклык иде инде. Чалбар гына да кия алмадык. Бер елны, мин тугызынчы класста укыганда, әни киндердән ыштан-чалбар тегеп бирде, аны кара буяуга манды. Шул чалбар белән армиягә киттем. Бүген исә ярминкәдә ни генә юк. Тормыш начар дияргә тел бармый.
Чираттагы бу ярминкәдә сатучылар да, алучылар да бик күп иде. Әнә бер кырыйда шашлык кыздыралар, арырак балык, җимешләр, кием-салым саталар. Уртача 28-33 меңгә 7-8 айлык бозаулар да алып килгәннәр.
Яшь тавыклар, жом, он, катнашазык, бал да сайлап алырлык.
Артистларның үз эше, алар тамашалар оештыру мәшәкатендә. Бүген кышны да озаттык бит. Бәйрәм булгач, шундый булсын шул!

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкә