Халыкара хатын-кызлар көнендә Чирмешәндә узган ярминкәдә хәтта кибеттә дә юк товарлар тәкъдим иттеләр. 15-25 мең сумга бозаулар, капчыгын 500 сумнан коры жом, өч литрлы банкада 700-1100 сумга - бал, берсе-берсе 200-230 сумга кызыл тавыклар, бар да бар иде.
Бу ярминкәдә балыкның да әллә ничә дистә төрен саттылар, он һәм он...
Халыкара хатын-кызлар көнендә Чирмешәндә узган ярминкәдә хәтта кибеттә дә юк товарлар тәкъдим иттеләр. 15-25 мең сумга бозаулар, капчыгын 500 сумнан коры жом, өч литрлы банкада 700-1100 сумга - бал, берсе-берсе 200-230 сумга кызыл тавыклар, бар да бар иде.
Бу ярминкәдә балыкның да әллә ничә дистә төрен саттылар, он һәм он эшләнмәләре дә алып килгәннәр. Савыт-саба да күп. Кием-салым да сайлап алырлык булды. Берничә сатучы шашлык кыздырды. Район артистлары исә барча халыкны җыр белән "сыйлады".
Нет комментариев