Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә самогон да саталар

Быелның 11 ае эчендә райондагы сәүдә нокталары аша чирмешәнлеләргә 173 мең 626 литр алкоголь продукциясе сатылган. Бу сан былтыргы шушы чордан 15 процентка азрак. Районда алкоголь продукциясе сатуга рөхсәте булган 69 сәүдә ноктасы бар. Шуларның 49ы - авылларда, 20се район үзәгендә урнашкан. -Узган 11 айда полиция хезмәткәрләре исерткеч эчемлекләр сату...

Быелның 11 ае эчендә райондагы сәүдә нокталары аша чирмешәнлеләргә 173 мең 626 литр алкоголь продукциясе сатылган. Бу сан былтыргы шушы чордан 15 процентка азрак.

Районда алкоголь продукциясе сатуга рөхсәте булган 69 сәүдә ноктасы бар. Шуларның 49ы - авылларда, 20се район үзәгендә урнашкан.
-Узган 11 айда полиция хезмәткәрләре исерткеч эчемлекләр сату белән законсыз шөгыльләнүче 24 кешене ачыклады, шуларның 12се "бизнес"ларын өйләреннән алып барган,- ди республика Дәүләт алкоголь инспекциясеясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгеч-эксперты Лилия Мортазина. - "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге кузгаткан административ эшләр нигезендә, шундый кәсеп юлындагы чирмешәнлеләр 57 мең сум штрафка тартылды.
Ел башыннан ноябрь азагына кадәр районда законсыз әйләнештән 811,50 литр алкоголь продукциясе алынган. Шуларның 17,5 литры - самогон, 325 литры - составында спирт булган сыекчалар, 167 литры - сыра. "Астан" сатылырга дип әзерләнгән аракының 302 литры Казахстанда җитештерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined полиция районный совет самогон