Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә

Узган атнада Чирмешән үзәк больницасына кул-аякларын туңдырган ике кеше мөрәжәгать иткән. 01 Яңа ел бәйрәмендә ут чыгу очраклары булмаган. 135нче янгын часте бригадасына 5 январьда юл-транспорт вакыйгасы булган урынга чыгарга туры килгән. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә декабрьнең соңгы һәм январьның беренче көннәрендә 31 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндә билгесез...

Узган атнада Чирмешән үзәк больницасына кул-аякларын туңдырган ике кеше мөрәжәгать иткән.

01 Яңа ел бәйрәмендә ут чыгу очраклары булмаган. 135нче янгын часте бригадасына 5 январьда юл-транспорт вакыйгасы булган урынга чыгарга туры килгән.
02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә декабрьнең соңгы һәм январьның беренче көннәрендә 31 гариза һәм хәбәр кергән.
Чирмешәндә билгесез кешеләр Г.ның документларын урлаганнар. Авылдашын кыйнаган өчен чирмешәнле В. җаваплылыкка тартыла.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 59 кешегә (үткән атнадагыга караганда ике тапкыр азрак) карата беркетмә төзегәннәр. Участок инспекторлары 15 кешене административ җаваплылыкка тартканнар.
03 Бәйрәм һәм ял көннәрендә - 1нән 4 январьга кадәр ашыгыч медицина ярдәмендә 70 чакырту һәм 60 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Тамара Просекина әйтүенчә, иң күп чакырту югары кан басымы белән авыручылардан булган, ОРВИ, көнкүрештә имгәнү алу очраклары байтак, Чирмешәндә һәм Девичья Полянада берәр кеше кул-аякларын туңдырган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада газ җиһазларын ремонтлау һәм көйләү буенча 30 заявка үтәгәннәр. Диспетчерлар әйтүенчә, газ белән тәэмин итүгә шикаять белдерүчеләр булмаган.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы больница Янгын куркынычсызлыгы