Чирмешән районы тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Балалар мәйданчыгы буш тормый Бәркәтәдән Илһам Мусин үзләренең өйләре каршында балалар мәйданчыгы ясап куйган. Шундагы карусель - аның үз эше, әле махсус ясалма тау да сатып алганнар. Җәй көне биредә авыл балалары рәхәтләнеп уйнаганнар. Искекадилыларның үз шугалаклары бар Иске Кади яшьләре инде бер айдан артык мәктәп янындагы шугалакта алка куа....
-
Чирмешән кунаклары Яңа елны правасыз каршылаганнар
24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр район территориясендә материаль зыян белән җиде юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, бер авариядә бер кешенең гомере өзелгән. -30 гыйнварда асфальт завод белән Чирмешән арасында кичке сәгать 8ләрдә район үзәге ягыннан кайтучы җиңел машина җәяүлене бәрдерә, ул шунда ук һәлак була, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы...
-
Чирмешән урамнарында юллар киңәя
1 гынвардан Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларның урамнарын кардан чистарту "Татнефтедор"ның район юллар идарәсенә йөкләнде. Чирмешән, Казанка, Кече Чегодай һәм Түбән Чегодай авылларындагы урамнарның тулаем озынлыгы шактый, 62 километр тәшкил итә. -Урамнарга әлеге оешмадан һәр көнне алты берәмлек техника чыга, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева....
-
Авариягә юлыккан чирмешәнлеләр һаман больницада
Чистай янындагы әйләнгеч юлда яңа ел алдыннан авариягә юлыккан якташларыбызның сәламәтлеге үзгәрешсез диярлек. Казанда республика клиник больницасында дәваланучы район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев аңында, ул акрын гына сөйләшә башлаган. Башкарма комитетның бүлек начальнигы Анна Минхәйдарованың хәле авыр, ул һаман аңына килмәгән. Машина йөртүче Владимир Долгополов шушы көннәрдә өенә кайтырга...
-
Чирмешән районында 90 яшьлек юбилярларны котладылар (+ФОТО)
Бәркәтә авылында гомер итүче Нәкыя әби Минхәерова нәкъ 1 гыйнвар көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова котладылар, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлек...
-
Чирмешәндә Чыршы бәйрәмендә әби-бабайлар да күңел ачты (+ФОТО)
Бәйрәмгә бәбиләр генә түгел, әби - бабайлар да шатлана. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, быел да район үзәгендә хезмәт ветераннары һәм өлкәннәр өчен Чыршы бәйрәме оештырдылар. Әлеге чарага район үзәгеннән һәм авыллардан 100гә якын кеше чакырылган иде. Аларның күбесе әле хәзер дә актив тормыш рәвеше алып бара, районыбыз үсешенә өлеш...
-
Чирмешән районында 6 кешегә карата җинаять эше кузгатылган
Районга читтән килеп нефтьчеләрдә эшләп йөрүче берәү, руль артына исерек килеш икенче тапкыр утырган өчен, 10 тәүлеккә кулга алынды. Баксаң, ул кешенең машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин сүзләренчә, 2016 елда район юлларында "права"сыз килеш автотранспорт белән идарә иткән 55 кеше ачыкланган. Ә алты кеше...
-
Чирмешәнлеләрне бүләкләделәр
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль район башлыгы урынбасары Батыршина Миләүшә Тәүфыйк кызы "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде. Районны социаль - икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәне һәм күп еллар намуслы эшләгәне өчен, Лашман авыл...
-
Чирмешәндә Кыш бабайлар парады узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары.
-
Чирмешәнлеләр 2016 елны ничек истә калдырганнар?
Тагын бер ел тарихка кереп бара. Билгеле, ул һәркем өчен үзенчә, кызыклы булгандыр. Кабатланмас мизгелләрне әле кат-кат, еш искә алырбыз, хәтердә яңартырбыз. Атлас Батдалов (Чумачка): -Берничә ел элек умарталарымның рәте киткән иде, быел җайландылар, ташыдылар гына балны. Бәрәңге, печән уңды: ничек булыр, дип, авыл кешесе анысы өчен дә ут йотып...
-
Чирмешән юлларында да тәртипсез йөртүчеләр очрый
Юл йөрү кагыйдәләре, һәлакәтләр гомер-гомергә халыкның авырткан проблемасы булып кала. Аннан соң юлларда тәртипсез йөрүчеләр, руль артына исерек килеш утыручылар да күп. Мондыйларга карата җәзаны кырыслатырга уйлыйлар. Газета укучыларыбыз моңа ничек карый, аларның фикерләре нинди? Сорашуыбыз шул хакта. Марат Әгълүков: -Әйе, юлда тәртипсез машина йөртүчеләр еш очрый, аеруча яшьләр кагыйдәләрне...
-
Чирмешән поликлиникасы бәйрәм көннәрендә дә эшли
Яңа ел бәйрәмнәрендә кемдер ял итсә, кемнәргәдер кайбер көннәрдә эшләргә дә туры киләчәк. Әйтик, район үзәк больницасы поликлиникасында 3, 6 гыйнвар көннәрендә авыруларны врачлар кабул итәчәк. Башка көннәрдә беренчел медицина ярдәменә ихтыяҗ булган очракта кабул итү бүлегенә (приемный покой) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. "Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексының да 2 гыйнвардан...
-
Чирмешән юллары “тарая“ бара
Бүген район үзәгендәге юлларда йөрү куркыныч: урамнарда кар чистартылмый, колеялар күбәя бара. Хәтта үзәк - машиналар, җәяүлеләр күп йөри торган Титов, Шешминская, Дзержинский, Татарстан, Кояшлы һәм башка урамнар юллары да кара-каршы килүче транспорт иркен үтәрлек түгел. Зинһар, Чирмешән урамнарында сак йөрик!
-
Чирмешәндә ике малайның сугышуы зур җәнҗалга әверелгән
Бала тәрбиясе белән шөгыльләнмичә, кәеф-сафа корып йөргән әниләр, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакыргач, күз яшьләре түгә башлыйлар. Бәркәтә авылыннан С. комиссия каршына баскач кына кызын "югалту" куркынычы янаганын аңлады бугай, үзенең хатасын да таныган төсле булды, дәваланырга ышандырды. Бу ышанычны акламаса, аның баласын приютка озатачаклар. Әти белән әни...
-
Чирмешәндә Чыршы бәйрәме үтте (+ФОТО)
Район мәдәният йортында инвалид, аз керемле, тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен Чыршы бәйрәме узды. Әлеге чарага районның төрле авылларыннан 270ләп бала чакырылган иде, аларның күбесе бәйрәмгә килде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамаша балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырды, малайлар һәм кызлар әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп...