Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән кунаклары Яңа елны правасыз каршылаганнар

24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр район территориясендә материаль зыян белән җиде юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, бер авариядә бер кешенең гомере өзелгән. -30 гыйнварда асфальт завод белән Чирмешән арасында кичке сәгать 8ләрдә район үзәге ягыннан кайтучы җиңел машина җәяүлене бәрдерә, ул шунда ук һәлак була, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы...

24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр район территориясендә материаль зыян белән җиде юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, бер авариядә бер кешенең гомере өзелгән.

-30 гыйнварда асфальт завод белән Чирмешән арасында кичке сәгать 8ләрдә район үзәге ягыннан кайтучы җиңел машина җәяүлене бәрдерә, ул шунда ук һәлак була, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Лашман кешесе машина юлыннан барган, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган. Хәзер тикшерү бара, кемнең гаепле булуын тикшерү чаралары ачыклаячак.
Бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче ике машина йөртүчене тоткарлыйлар, икесе дә читтән килгән кешеләр. 31 декабрьдә район үзәгендә инспекторлар туктаткан автомобиль хуҗасына Яңа елны инде җәяүле буларак каршы алырга туры килә, чөнки ул кәефләнеп машинасына утырып чыккан була. 6 гыйнвар көнне район территориясендә туктаткан җиңел машина йөртүчесе дә исерек була. Безнең районга Нижневартовскийдан кадәр эшкә килгән кешенең йөртү таныклыгы гомумән булмаган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа ел ЮХИДИ