Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында 6 кешегә карата җинаять эше кузгатылган

Районга читтән килеп нефтьчеләрдә эшләп йөрүче берәү, руль артына исерек килеш икенче тапкыр утырган өчен, 10 тәүлеккә кулга алынды. Баксаң, ул кешенең машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин сүзләренчә, 2016 елда район юлларында "права"сыз килеш автотранспорт белән идарә иткән 55 кеше ачыкланган. Ә алты кеше...

Районга читтән килеп нефтьчеләрдә эшләп йөрүче берәү, руль артына исерек килеш икенче тапкыр утырган өчен, 10 тәүлеккә кулга алынды. Баксаң, ул кешенең машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин сүзләренчә, 2016 елда район юлларында "права"сыз килеш автотранспорт белән идарә иткән 55 кеше ачыкланган. Ә алты кеше руль артына исерек килеш икенче тапкыр утырган. Соңгыларына карата җинаять эше кузгатыла. Машина йөртүче хокукыннан мәхрүм ителгән чорда, яки әлеге срок узып, таныклыгын алганнан соң, бер ел эчендә исерек килеш тагын юл инспекторларына эләгүчеләргә төзәтү эшләре җәзасы каралган. Өстәвенә алар машина йөртү таныклыгыннан да кабат колак кага.
Бүген райондашларыбызның юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 860 мең сум штраф бурычы бар. Читтә яшәп, пропискалары бездә булган машина йөртүчеләрнең дә мондый "гөнаһлары" районга кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы таныклык ЮХИДИ