Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында 90 яшьлек юбилярларны котладылар (+ФОТО)

Бәркәтә авылында гомер итүче Нәкыя әби Минхәерова нәкъ 1 гыйнвар көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова котладылар, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлек...

Бәркәтә авылында гомер итүче Нәкыя әби Минхәерова нәкъ 1 гыйнвар көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова котладылар, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген тапшырдылар.

Нәкыя әби өлешенә дә сугыш китергән газаплар нык эләгә, аңа да башка чордашлары белән ирләр көче соралган авыр хезмәт башкарырга туры килә, урман да кисә, Шенталадан капчык - капчык орлык та ташый...Сугыштан соң исән-имин кайткан Хафиз Минхәерова белән гаилә корып, дүрт балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә өчесе исән - сау. Улы Камил, килене Рәйсә озак еллар Яр Чаллы шәһәрендә яшәсәләр дә, лаеклы ялга чыккач, әниләре янына күчеп кайтканнар. Икенче улы Наил дә, читтә яшәвенә карамастан, туган авылында йорт сала.
-Хафиз белән 65 ел бергә гомер иттек, - ди Нәкыя әби. - Бабам бик яхшы булды. 40 ел хуҗалыкта тимерче булып эшләде. Бергә гомер итүебезгә 2014нче елның 30 мартында 65 ел булды, 1 апрель көнне вафат булды ул.
Иске Кади авылында яшәүче Мөсәвәрә әби Зариповага да 4 гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Шушы олуг юбилее уңаеннан зур бәйрәм оештырганнар. Бирегә әбинең балалары, килен - кияүләре, оныклары, оныкчыклары җыелган. Мөсәвәрә әбине карап - тәрбияләп торучы төпчек улы Нәфис, килене Мәдинә олы мәҗлескә барлык туганнарын чакырганнар.
-Аллага шөкер, балаларым, оныкларым, "әби, озак яшә", дип кенә торалар, - ди Мөсәвәрә әби. - Мин бик бәхетле карчык. Кадер - хөрмәттә яшим. Тормыш иптәшем Таһир белән бергә уйнап үстек. 1951нче елны кушылдык, ул 1998нче елны вафат булды. Бик акыллы, уңган кеше иде. Өч йорт төзеп кердек. Бер - беребезгә юл бирә белдек. Ул - гармунчы, ә мин матур җырлый идем.
Үзем дә гармунда берничә көйне өйрәнгән идем дә, аннан соң вакыт җитмәде, балалар үстерердек, эштән бушап булмады. Әле узган елны да җырлый идем, быел, картайдым шул, тавыш юк. Дүрт малай, бер кыз үстердек. Балаларым, күз тимәсен, тәүфыйклы булып үстеләр.
Әбине туган көне белән котларга район хакимиятеннән дә килделәр, Россия Президентының Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар.
Сүз уңаеннан, яңа 2017нче елда 62 райондашыбызга 90 - 95 яшь тулачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәркәтә котлау юбиляры Иске Кади юбиляры