Чирмешән районы тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә машина юлына кар түгүчеләрдән штраф түләтәләр
Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия яңа елның беренче эш атнасында ук чисталыкны тикшерү буенча рейдлар үткәрә башлады. - Кыш көне чүп-чар, төрле кирәкмәс әйберләр кар астында кала. Ә менә карны йорттан чыгарып урамга - машина юлына салучылар бар, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Быелгы беренче рейд...
-
Чирмешәнлеләрне бүләкләделәр
Финанс-икътисади эшчәнлек өлкәсендә хезмәте һәм илнең икътисадын һәм социаль сфераны үстерүне оптимальләштерүгә финанслата йогынты ясау бурычларын хәл итүгә конкрет өлеш керткәне өчен, Чирмешән районы финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Сабитова Римма Фазыйл кызына Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуановның рәхмәте белдерелде.
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Авыл халкы чанада шуган Түбән Кармалка авылының мәдәният хезмәткәрләре кышкы каникуллар вакытында массакүләм таудан шуу оештырганнар. Бу көнне балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә рәхәтләнеп чаналарга утырып, таудан шуганнар. Авылларда погонлы Кыш бабай йөрде Районның полиция хезмәткәрләре авыр хәлдә яшәүче, уңышсыз һәм күп балалы гаиләләрдә үсүче яшүсмерләргә Яңа ел күчтәнәчләре...
-
Яңа Кадида бер бала да тумаган
2016нчы елда районда иң күп бала Чирмешән авыл җирлегендә туган, монда 64 малай һәм кыз теркәлгән. (архив фотосы). Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, соңгы ун ел эчендә, 2006нчы елдан алып 2016нчы елга кадәр, иң аз - 156 сабый былтыр туган. 2008дә районда 242 бала дөньяга килгән булган. Районның барлык...
-
Чирмешәндә ветераннарга өйләр төзиләр
«Ветераннарга - торак» федераль программасы нигезендә узган елны җиде якташыбызны торак белән тәэмин иткәннәр. Әлеге программа кысаларында дүрт райондашыбыз Әлмәттән, Яр Чаллыдан, Лениногорскийдан һәм Чирмешәннән квартиралар алган. Өч кеше туган якта аерым йорт төзүгә өстенлек биргән. Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына: Түбән Чегодайдан Минсорур Галимовага һәм Яңа Элмәледән...
-
Чирмешән өлкәннәр йорт-интернатында яшәүче Нәдирә әбинең "оныгы" табылган
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүче 81 яшьлек Нәдирә әби Җәлаловага Мәскәүдән яңа ел күчтәнәчләре белән посылка килде. Аны бәйрәм белән элеккеге танышы Соня Ржаницына котлаган икән. -Нәдирә Гәрәевнаны мин 2013нче елдан бирле беләм, - ди телефоннан сөйләшкәндә Соня. - Без, "Картлык - шатлыкка" хәйрия фонды хезмәткәрләре, бу әби...
-
Чирмешәндә хат ташучылар бүләкләнде
Район газетасы редакциясендә 2017нче елның беренче яртыеллыгына газета - журналларга яздыру буенча хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. -Мин эшемне бик яратам, - ди Иске Кади элемтә бүлекчәсе начальнигы Минзилә Илалиева. - Коллективыбыз да бик яхшы. Хат ташучылар Әлфинә Шәрипова, Иркәнур Сафина, Мәдинә...
-
Чирмешәндә курсантлар белән очрашу узды
Районның өлкән класс укучылары "Ватанны саклау дигән һөнәр бар" исемле чара кысаларында югары хәрби уку йортларында укучы курсант якташларыбыз белән очраштылар. Ватанны саклау - бик мактаулы һөнәр, дөрес, теләге бар һәр кеше дә хәрби була алмый. Әлеге уку йортына керергә теләүче егет һәм кызларның иң элек сәламәтлекләрен тикшерәләр, билгеле, физик...
-
Чирмешәндә курсантлар белән очрашу булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Чирмешәндә бер дистә йомыркага – бер рулон обой
"Ленин юлында" ("Безнең Чирмешән") район газетасы төрле елларда менә ниләр язган? Иске Котыш урта мәктәбе тимурчылары инвалидларга һәм олы яшьтәгеләргә зур ярдәм күрсәтәләр. Пионер Таня Ашаткина белән Оля Куркина аеруча тырышалар, ярдәмчесез калган картларга дәресләрдән соң су китерәләр, өй эшләрендә булышалар. Рәхмәт тимурчыларга! 25 февраль, 1977 ел. "Шушма" колхозында берничә...
-
Чирмешән районында быел тәүге сабый Гафиевлар гаиләсендә туды
Районда 2017 елның беренче сабые 1 гыйнварда Түбән Кәминкә авылында Гафиевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Кәрим Илнур һәм Ләйсәннең икенче уллары, тиздән 4 яшен тутыручы Ислам да абый булган. Чирмешәнгә әбисе Розалия һәм бабасы - Әсхәт Рәсүловларга кунакка килгән Гафиевларны бу шатлыклы вакыйга белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм район...
-
Бурычларның яртысы – Чирмешәннеке
Ел башына райондашларыбызның 2 миллион 544 мең сум күләмендә милек салымы бурычы бар. Аның яртысы - элеккеге еллардан килгән "койрык", недоимка. Иске Котыш, Яңа Элмәле, Туймәт, Яңа Кади, Күтәмә, Мордва Афонькәсе, Ульяновка, Югары Кәминкә, Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр салымнар буенча араны өзгән. Ә менә Чирмешән авыл җирлеге халкының мондый...
-
Чирмешәндә республика программалары быел да гамәлдә
Яңа 2017нче елда районда төрле программалар буенча 500 миллион сумга якын бәягә төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла. Моңа торак, социаль объектлар: мәдәният йортлары, фельдшер - акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелеше һәм аларга капиталь ремонт үткәрү керә. -Ел дәвамында районыбызның байтак авылларына төзүчеләр киләчәк, барлык программалар...
-
Чирмешән мәчетендә балалар ял итте
Кышкы каникул көннәрендә утызлап малай һәм кыз ялларын Чирмешән мәчетендә бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. 2сеннән 8 гыйнварга кадәр сузылган кышкы лагерьнең һәр көнен мавыктыргыч итеп оештырганнар. Балаларга дини-әклакый тәрбия бирүче дәресләр үткәрелгән, Пәйгамбәребез тормышыннан гыйбрәтле вакыйгалар белән дә таныштырганнар. Балаларыңның белемнәрен викторина үткәреп тә сынаганнар. Малайларның һәм кызларның...
-
Чирмешәнлеләрне бүләкләделәр
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен, түбәндәге якташларыбыз Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: -"Чирмешән Агрохезмәтләре" җәмгыяте генераль директоры Мингали Нургали улы Минһаҗев; -"Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыгы бухгалтеры Николай Петрович Петряков; -"Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесе" машина йөртүчесе Сәгыйть Закир улы Мусин;...